Кичә Яңа Чишмә районында «Олимп» универсаль спорт залы базасында пенсионерлар арасында шахмат-шашка турниры узды.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәт алучылар В.П. Якимов һәм Р.М. Миңнуллин да ярышлардан читтә калмады. Ярыш нәтиҗәләре буенча алар 2 һәм 3 урыннарны яуладылар.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар, ә соңыннан турнирда катнашучылар өчен чәй өстәле оештырылды.