«Веста» үзәге белгечләре Халыкара туган тел көненә багышланган чара уздырды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгы һәм Мәрхәмәтлелек елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Эльвира Нәфыйкова «Халыкара туган тел көне» дигән чара уздырдылар. Әлеге чарада 11 бала катнашты.

Белгечләр балаларга бу көннең юкка чыккан телләрне саклау һәм үстерү, лингвистик күптөрлелекне һәм күп телле белем бирүне үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни традицияләр турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан билгеләп үтелүе турында сөйләделәр.

Балалар бәйрәмнәр һәм традицияләр, халыклар дуслыгы һәм Татарстан Республикасында толерантлык турында әңгәмәдә, викторинада актив катнаштылар.

Чара ахырында һәр катнашучыга истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International