Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе С.А. Пантелеева социаль хезмәт алучылар белән «Камыр пластикасы» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде.
Дәрес башында тәрбияче барлык катнашучыларны сәламләде, яхшы кәеф теләде. Соңыннан катнашучылар дәреснең темасы белән таныштылар һәм тозлы камыр тарихы турында белделәр.
Инструктаж узгач, интернат-йорт карамагындагылар практикага кереште – алар камыр бастылар һәм бик теләп эшкә тотындылар. Дәрес дәвамында тәрбияченең сизгер җитәкчелеге астында социаль хезмәтләр алучылар камырдан сыннар ясадылар, аннары аларны бер уртак композициягә берләштерделәр.