Тукай районында балигъ булмаганнар арасында күп төрле ярышлар узды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Тукай муниципаль районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Теләнче-Тамак интернат-мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган күп төрле ярышлар узды.

Әлеге чара «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе һәм Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре катнашында уздырылды.

Ярышларда төрле категория гаиләләреннән 45 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 3 – социаль хезмәт алучылар. Балалар озынлыкка сикерү, штанга күтәрү, идәннән күтәрелү, турникта тартылу буенча көч сынаштылар. Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча катнашучыларга һәм җиңүчеләргә ярышларның иганәчесеннән бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International