«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт ветераны янында кунакта булдылар

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветеран белән ял көне» социаль проекты кысаларында Аксубайның «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт ветераны, СССР мәгариф отличнигы, отставкадагы майор Николай Андреевич Янилкинда кунакта булдылар.

Балалар өлкән кешегә йорт территориясен җыештыруда, кар чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Николай Андреевич, үз чиратында, үзенең сугыш вакытындагы балачагы, кырык сигез ел гомерен хәрби хезмәткә багышлавы, хәрби әзерлек һәм физкультура укытуы, ДОСААФның оборона-спорт оешмасы белән хезмәттәшлек итүе, район хәрбиләренең куст методик берләшмәсен җитәкләве турында сөйләде.

Ветеран белән якшәмбе көне бик әйбәт узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International