ТАССРның 100 еллыгы һәм Мәрхәмәтлелек елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Эльвира Нәфыйкова «Халыкара туган тел көне» дигән чара уздырдылар. Әлеге чарада 11 бала катнашты.
Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин Интернетта куркынычсызлык өчен» дигән викторина узды.
Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар узды.
Инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәре өчен социаль инфраструктура объектларының хезмәт күрсәтүләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатыннан, 2020 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр «Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсы үткәрелә.
Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Безнең тирә-юньдәге кешеләр» технологиясен тормышка ашыралар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе С.А. Пантелеева социаль хезмәт алучылар белән «Камыр пластикасы» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде.
«Сәламәтлек мәктәбе» кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина хезмәткәрләре тарафыннан «Грипп һәм ОРВИ» темасына әңгәмә үткәрелде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан татарстанлылар, федераль түләүләрдән тыш, республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Кичә Казанда, илнең барлык төбәкләрендәге кебек үк, «Кыю бул! Сәламәт бул!» дигән социаль акция узды. Ул техник көйләү һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт) тарафыннан оештырылды.
2020 елның 12 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 810 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 295 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,58 % тәшкил итә.