Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин Интернетта куркынычсызлык өчен» дигән викторина узды.
Яшь тернәкләнүчеләр медиакиңлектә кулланучыларны сагалап торган барлык куркынычлар турында видеоролик карадылар, аннары, ике командага бүленеп, интеллектуаль уенда катнаштылар. Аның ярдәмендә балалар глобаль челтәр белән бәйле яңа терминнар турында белделәр.
Чара ахырында балалар тематик белешмәлекләр алдылар.