«Өмет» үзәге карамагындагы әбине юбилей белән котладылар

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Безнең тирә-юньдәге кешеләр» технологиясен тормышка ашыралар.

Кичә Бикнарат авылында яшәүче Навал Габдрахман кызы Шакирҗановага 80 яшь тулды. Социаль хезмәткәр К.Г. Хәкимҗанова юбилярны бәйрәме белән котлады һәм бүләк тапшырды.

Өлкәннәргә, төрле социаль хезмәтләр күрсәтүдән тыш, игътибар кирәк. Навал Габдрахман кызы бүләкләр һәм котлаулар, күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International