Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар узды.
Приютта тәрбияләнүчеләр «Ветеранга бүләк», «Ветераннарның тол хатыннарына бүләк» социаль акцияләренә кушылдылар һәм шефлыкка алынган ветераннар өчен кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
«Россия гербы һәм флагы белән горурланам!» иҗади конкурс кысаларында балалар Россия һәм Татарстан гербын һәм флагын ясадылар, республика һәм ил символикасы белән таныштылар. «Минем Россия» презентациясен карау һәм фикер алышу вакытында тәрбияләнүчеләр гражданлык һәм патриотизм идеаллары һәм кыйммәтләре турында күзаллауны ныгыттылар.