2020 елның 12 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 810 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 295 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,58 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 41 322 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 094 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 783 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 733 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 35 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.