Татарстанда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү турында

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан татарстанлылар, федераль түләүләрдән тыш, республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 11 февраленең 244-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә бер тапкыр бирелә торган түләү түбәндәге гражданнарга билгеләнә:

- 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы «Ветераннар турында» Федераль законның 2 статьясының 1 пунктының 1-3 пунктчаларында күрсәтелгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто, башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына – 25 мең сум күләмендә;

- тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук һәлак булган (вафат булган) Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына – 5 мең сум күләмендә.

Күрсәтелгән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү социаль ярдәм чараларын алу урыны буенча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International