Спас интернат-йортында грипп һәм ОРВИ профилактикасы турында әңгәмә үткәрелде

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек мәктәбе» кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина хезмәткәрләре тарафыннан «Грипп һәм ОРВИ» темасына әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучыларга ОРВИ һәм гриппның нәрсә икәнлеге, аларны дәвалау һәм профилактикалау турында сөйләделәр. Медицина хезмәткәрләре шәхси саклану чараларыннан ничек дөрес файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр.

Өлкән кешеләр бу тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International