Казанлылар бушлай тонометрларының төгәллеген тикшерә алдылар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Кичә Казанда, илнең барлык төбәкләрендәге кебек үк, «Кыю бул! Сәламәт бул!» дигән социаль акция узды. Ул техник көйләү һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт) тарафыннан оештырылды.

Иртәнге 9дан кичке 6га кадәр Казан халкы Татарстанның стандартлаштыру һәм метрология үзәгендә тонометрларны бушлай тикшерә алды. Нигездә, акциядә өлкән яшьтәге кешеләр катнашты, чөнки алар өчен тонометр бик кирәкле прибор булып тора.

Тулаем алганда, акция көнендә Росстандарт 13 меңнән артык тонометрның төгәллеген тикшерде, аларның 10 % куллануга яраксыз дип табылды.

Казанда узган чарада шәһәрнең 536 кешесе катнашты, 609 тонометр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International