ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Ял көннәрендә Минзәләнең «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты Зәй шәһәреннән кунаклар каршы алды. Чәчтараш Юлия Гарипова, балалар теш табибы Марина Фролова, шәхси эшмәкәр Регина Насыйбуллина һәм аниматорлар приютта «Елмаю өчен күп кирәкми» дигән хәйрия акциясе үткәрделәр.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә кабат хокук бозуларны кисәтү буенча «Үзгәреш җиле» клубы эше кысаларында 15 яшүсмер өчен Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашу оештырылды.

21 нче февраль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, анда шәһәрнең 7 предприятиесе һәм оешмасы катнашты.

20 февраль көнне Сарман районында «Социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны ачыклау һәм аларны озатып бару эшен оештыру» дигән семинар-практикум булып узды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Ветеран белән ял көне» социаль проекты тормышка ашырыла. Проект кысаларында Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар отрядлары белән хезмәттәшлек итәләр, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә кирәкле ярдәм күрсәтәләр.

23 февральдә Түбән Кама Мәхмүт Гәрәев исемендәге «Кама клиногы» I Бөтенроссия ир-атлар фестивален кабул итте. Фестиваль кысаларында «Рус баһадирлары» дигән көч тамашасы узды, анда «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә булып кайттылар.

Татарстанда беренче бала тапкан 298 яшь ана һәм өченче баласы туган 46 хатын-кыз 2020 елның 21 февраленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.


21
февраль, 2020 ел
җомга

2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 7, 8 һәм 9 нчы март ял көннәре булачак.

Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысын да уртак фаҗига, гүзәл балачакларын югалту берләштерә. Бүген алар – ул фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары.

Кичә Биектау муниципаль районының туган якны өйрәнү музеенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Очрашуны район Ветераннар советы президиумы әгъзасы Римира Галимова оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International