Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә кабат хокук бозуларны кисәтү буенча «Үзгәреш җиле» клубы эше кысаларында 15 яшүсмер өчен Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашу оештырылды.
Очрашу башында белгечләр презентация күрсәттеләр һәм Әфган сугышы тарихы турында сөйләделәр. Аннары сүзне «Боевое братство» хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Альберт Баһаветдинов алды. Аның чыгышы шәхси архивтан фотосурәтләр күрсәтү белән үрелеп барды. Катнашучылар безнең солдатларның нинди киемнәрдә йөрүләре, нинди корал белән файдаланулары, җирле халык белән ничек аралашулары турында белделәр. Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, балалар сораулар бирделәр, ул еллардагы вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кеше белән бик теләп аралаштылар.