«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр популяр көч тамашасында катнашучылар белән очрашты

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

23 февральдә Түбән Кама Мәхмүт Гәрәев исемендәге «Кама клиногы» I Бөтенроссия ир-атлар фестивален кабул итте. Фестиваль кысаларында «Рус баһадирлары» дигән көч тамашасы узды, анда «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә булып кайттылар.

Тамашада катнашучыларның таба боруларын, богаулар ватуларын, ике арматураны үрүләрен һәм куллары белән чылбыр өзүләрен малайлар зур кызыксыну белән күзәттеләр.

«Гиннессның Рекордлар китабының 11 тапкыр рекордчысы Александр Муромский белән танышу балалар өчен бик зур уңыш», – ди тәрбияче Ираида Мадиярова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International