20 февраль көнне Сарман районында «Социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны ачыклау һәм аларны озатып бару эшен оештыру» дигән семинар-практикум булып узды.
Әлеге чарада «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире дә катнашты. Үз чыгышында ул мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарларының социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшләү процессында кыенлыклар тудыручы сорауларына җавап бирде.