Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2018-2027 елларны Балачак унъеллыгы буларак игълан итте, аның уңаеннан яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.
Бу кереме төбәктәге яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбәнрәк булган гаиләдә беренче балага түләүләр, ипотека кредиты программасы, кредит буенча ставканы субсидияләү, балалар поликлиникалары төзү, белем бирү сыйфатын яхшырту.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителде. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум түләнә, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аңарга 100 мең сум акча каралган.
Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә, бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать иткән очракта гына күчерелә.
Татарстанда беренче бала тапкан 298 яшь ана һәм өченче баласы туган 46 хатын-кыз 2020 елның 21 февраленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.