Зәйдә «Ветеран белән ял көне» проектын тормышка ашыруга волонтерлар кушылды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Ветеран белән ял көне» социаль проекты тормышка ашырыла. Проект кысаларында Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар отрядлары белән хезмәттәшлек итәләр, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә кирәкле ярдәм күрсәтәләр.

Шушы көннәрдә Түбән Биш авылы социаль хезмәткәре һәм Түбән Биш урта мәктәбе волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераны Л.Я. Ермолаев янына бардылар һәм йорт яны территориясен кардан чистарттылар. Ветеран балаларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Шыкмай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне янына да социаль хезмәткәр һәм укучылар килгән иде. Алар өй җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Бу көнне балалар шулай ук Куш Елга авылында ике тыл хезмәтчәне янына бардылар.

Түбән Биш урта мәктәбе директоры С.В. Иванов ветераннар белән аралашу һәм аларга ярдәм итү балаларга ил тарихы белән турыдан-туры бәйләнешне тоярга ярдәм итә, дип ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International