Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә нәтиҗә ясадылар

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

21 нче февраль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, анда шәһәрнең 7 предприятиесе һәм оешмасы катнашты.

Оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан эш эзләүчеләргә 49 вакансия тәкъдим ителде: элемтә операторы, хат ташучы, әйдәп баручы белгеч, иминият агенты, шпон һәм фанера аралаучы, фельдшер, санитарка, биналар җыештыручы, инженер-конструктор, агач эшкәртү җитештерүендә контролер.

Вакансияләр ярминкәсенә 92 кеше килде, алар эшкә урнашу, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру сораулары буенча консультация алды.

Эш эзләүчеләрнең эш бирүчеләр белән аралашу һәм тәкъдим ителгән вакансияләр турында тулырак белү мөмкинлеге бар иде. Чара нәтиҗәләре буенча оешма вәкилләре эшкә урнашу өчен кандидатларны алдан сайлап алдылар, гражданнар өстәмә әңгәмә үткәрү өчен турыдан-туры оешмага чакырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International