Кичә Биектау муниципаль районының туган якны өйрәнү музеенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Очрашуны район Ветераннар советы президиумы әгъзасы Римира Галимова оештырды.
Чарага районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы ветераннар чакырылган иде. Алар авыр сугыш елларын үткән туганнары һәм якыннарының тормыш хатирәләре белән уртаклаштылар.
Концерт программасын катнашучыларга «Ялкын» яшьләре бүләк итте.
Чакырылган барлык кешегә «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре Л.Ф. Хәйруллина бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, тынычлык һәм актив озын гомер теләде.