Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, шулай ук Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булып кайттылар.
Тукай районы «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм белгеч Алия Фәрхетдинова совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган чара уздырдылар.
ТАССРның 100 еллыгы һәм Кукмара районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.
19 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Н. Нигъмәтҗанова Яшел Үзәннең Горький исемендәге завод коллективы белән очрашты.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен тәрбиячеләр Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «900 легендар көн» дигән мультимедиа сәгате үткәрделәр.
2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 22, 23 һәм 24 февраль ял көннәре булачак.
Балигъ булмаганнар арасында суицид очракларын профилактикалау буенча «Тормыш искиткеч!» программасы кысаларында 19 февраль көнне Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова «Минем ресурслар» дигән тренинг үткәрде. Чарада 1 нче участоктан социаль хезмәт алучылар катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«Җаваплы ата-ана» клубы эше кысаларында 18 нче февраль көнне Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде.
«Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында булачак әниләр өчен «Аистенок» клубы эшли. Клубның чираттагы дәресен «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Мөхәммәтҗанова үткәрде.