Ял көннәрендә Минзәләнең «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты Зәй шәһәреннән кунаклар каршы алды. Чәчтараш Юлия Гарипова, балалар теш табибы Марина Фролова, шәхси эшмәкәр Регина Насыйбуллина һәм аниматорлар приютта «Елмаю өчен күп кирәкми» дигән хәйрия акциясе үткәрделәр.
Чара кысаларында теш табибы «Тешләрне ничек дөрес карарга» дигән әңгәмә уздырды, чәчтараш матур прическлар ясады, ә аннан соң аниматорлар балаларны шарлардан фигуралар ясарга өйрәтте, музыкаль уеннар үткәрделәр. Кунаклар шундый җылы кабул итүгә һәм аралашуга шат иде, алар балаларга даими кунакка килергә сүз бирделәр.
Чара ахырында тәрбияләнүчеләр бүләккә кием-салым, уенчыклар, уку кирәк-яраклары һәм тәм-томнар алды.