Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысын да уртак фаҗига, гүзәл балачакларын югалту берләштерә. Бүген алар – ул фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары.
Җиңү көне һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Николай Иванович Ефимов белән очрашты. Кунак үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, тылдагы хезмәт еллары, балаларның өлкәннәр белән бергә ничек эшләүләре, Җиңүне якынайту өчен тырышулары турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләр сугыш чоры балаларының язмышлары турында күбрәк белергә теләп, бик күп сораулар бирделәр.
Балалар өлкән яшьтәге кунакка очрашу өчен рәхмәт белдерделәр һәм шашка турниры оештырдылар, чөнки Николай Иванович – районның иң яхшы уенчысы, ул бер генә ярышны да калдырмый.