ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда беренче бала тапкан 335 яшь ана һәм өченче баласы туган 52 хатын-кыз 2020 елның 28 февраленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

28 февраль көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышны озатуга багышланган традицион күңел ачу чарасы узды. Бәйрәм кунаклары өчен интернат-йорт белгечләре күңелле программа әзерләгән иде.


28
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чара кысаларында 2019 елга Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар.

Әниләрнең яңа туган балаларынан баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм гаилә институтын ныгыту буенча «Яңа тормыш – булачак өметләр» дигән программаны тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Йөклелек иленә сәяхәт»дигән чара уздырды.

27 нче февраль көнне Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәһәр һәм район оешмалары вәкилләре өчен семинар узды. Чараның максаты – эш бирүчеләргә шәһәрнең хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирү, эш бирүчеләрнең мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлеген үстерү.

Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шау-шулы Масленица» дигән чара узды.

Материкка экскурсиягә өлкән кешеләр «Виртуаль туризм» инновацион технологиясе кысаларында бардылар.

Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иҗат көне үткәрелде. Чара «Хэсэд Моше» хәйрия фонды белән берлектә оештырылды һәм үсеш үзенчәлекләре булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

Байлар Сабасында «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары «Сәламәт бул!» акциясенә старт бирде. Волонтерлар Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән лекция үткәрделәр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ветеранны шефлыкка алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International