Алабугада оешма вәкилләре катнашында семинар узды

2020 елның 28 феврале, җомга

27 нче февраль көнне Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәһәр һәм район оешмалары вәкилләре өчен семинар узды. Чараның максаты – эш бирүчеләргә шәһәрнең хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирү, эш бирүчеләрнең мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлеген үстерү.

Семинар барышында эш бирүчеләр алдан укыту, инвестицион проектлар нигезендә җитештерүне реструктуризацияләү һәм модернизацияләүне гамәлгә ашыручы оешма хезмәткәрләрен һөнәри укыту, эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр сайлап алуда ярдәм итү, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны эшкә урнаштыру, мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру өчен өстәмә эш урыннары булдыру өчен субсидияләр бирү, шулай ук пенсия алды яшендәге гражданнарга кагылышлы законнардагы үзгәрешләр турында белделәр.

Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләргә вакантлы эш урыннары, хезмәткәрләрне эштән азат итү, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау буенча отчетлар бирү кирәклеге турында искәрттеләр.

Ахырда Алабуга шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән озак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен оешмалар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International