«Яңарыш»та тернәкләнүчеләр Масленицаны бәйрәм итә

2020 елның 28 феврале, җомга

Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шау-шулы Масленица» дигән чара узды.

Масленицага багышланган матур бәйрәм тамашасы 28 февраль көнне узды. Балаларга бу бәйрәмнең әһәмияте һәм традицияләре турында сөйләделәр. Аннан соң тернәкләнүчеләр әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар, такмаклар җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар.

Чара бәйрәм табыны белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International