Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иҗат көне үткәрелде. Чара «Хэсэд Моше» хәйрия фонды белән берлектә оештырылды һәм үсеш үзенчәлекләре булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
Ике сәгать дәвамында иҗат осталары төрле материаллардан иҗади эшләр ясау буенча мастер-класслар күрсәтте.
«Апрель» үзәге «Хэсэд Моше» хәйрия фонды белән ике ел дәвамында хезмәттәшлек итә. Бу вакыт эчендә үсешләрендә тайпылышлар булган балалар һәм аларның ата-аналары өчен төрле юнәлештәге күп кенә чаралар үткәрелде. Бу тернәкләнү процессының нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.