28 февраль көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышны озатуга багышланган традицион күңел ачу чарасы узды. Бәйрәм кунаклары өчен интернат-йорт белгечләре күңелле программа әзерләгән иде.
Театральләштерелгән уен тамашасы, дәртле халык җырлары, күңелле әйлән-бәйләннәр һәм башка халык уеннары социаль хезмәт алучыларның кәефләрен күтәрде. Чара ахырында барлык катнашучылар да тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар.