Балаларны рус халык гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан 28 февраль көнне Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Май чабу бәйрәме үткәрелде. Чараны тәрбиячеләр Валентина Козлова һәм Алена Кочурова оештырды.
«Сантехприбор» ААҖ 9 хезмәткәр алдындагы гомуми 2 030,7 мең сумлык бурычын каплады.
Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру эше кысаларында Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздырды.
Әгерҗе муниципаль районында яшәүче элеккеге концлагерь тоткыны Валентина Титовага Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырдылар.
Чаралар «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күңелле итеп кышны озаттылар һәм язны каршыладылар.
27 нче февраль көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышны озату чарасы булып узды. Бәйрәм костюмнарын киеп, социаль хезмәт алучылар күңел ачтылар: биеделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан шәһәрнең дүрт оешмасы белән чираттагы мәгълүмати очрашу уздырылды.
2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 7, 8 һәм 9 нчы март ял көннәре булачак.
Татарстанда беренче бала тапкан 335 яшь ана һәм өченче баласы туган 52 хатын-кыз 2020 елның 28 февраленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.