Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

2020 елның 28 феврале, җомга

Байлар Сабасында «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары «Сәламәт бул!» акциясенә старт бирде. Волонтерлар Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән лекция үткәрделәр. Аннан соң волонтерлар Байлар Сабасы урамнарына чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына шәхси әңгәмәләр, анкеталар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар.

Менделеевскиның «Өмет яры» комплекслы үзәгендә «Сәламәт булу – бик шәп!» дигән чара узды. Анда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы гаиләләр катнашты. Чара барышында белгечләр сәламәтлек саклау турында сөйләделәр, спорт ярышы үткәрделәр.

Кайбыч муниципаль районының «Өмет» комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә дә сәламәтлек минуты узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International