Югары Ослан районы волонтерлары ветеранда кунакта

2020 елның 28 феврале, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ветеранны шефлыкка алдылар.

«Ветеран белән ял көне» социаль проекты кысаларында үзәк белгечләре «Доброволец» отряды волонтерлары белән бергә Анастасия Николаевнага бардылар. Ветеранга бинаны җыештыруда адреслы ярдәм күрсәтелде, азык-төлек китерелде.

Анастасия Николаевна үзенә карата кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде, ә балалар, үз чиратында, ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International