Минзәләнең булачак әниләре белән чираттагы дәрес үткәрелде

2020 елның 28 феврале, җомга

Әниләрнең яңа туган балаларынан баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм гаилә институтын ныгыту буенча «Яңа тормыш – булачак өметләр» дигән программаны тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Йөклелек иленә сәяхәт»дигән чара уздырды.

Чара башында булачак әниләр белән мини-лекция үткәрелде. Аннары йөкле хатын-кызлар эмоциональ халәтне тотрыкландыруга һәм үзләренең шәхси үзенчәлекләрен белүгә юнәлдерелгән психологик күнегүләрдә актив катнаштылар. Шундый күнегүләрнең берсе пластилиннан әвәләп ясау иде.

Чара ахырында һәр булачак әнигә яңа туган сабый өчен бүләк комплектын алу тәртибе турында мәгълүмат язылган «Сабый тартмасы» буклеты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International