Баулы интернат-йортында яшәүчеләр Африкага юл тотты

2020 елның 28 феврале, җомга

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Виртуаль туризм» инновацион технологиясе тормышка ашырыла. Кичә әлеге технология кысаларында социаль хезмәтләр алучылар виртуаль рәвештә Африкага бардылар. Интернат-йортта яшәүчеләр материкның табигать дөньясы белән сокландылар, яңа кызыклы фактлар белделәр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, виртуаль туризм өлкәннәр һәм инвалидларның уңай эмоциональ халәтен саклап калырга гына түгел, ә яңа социаль элемтәләрне җайга салырга да мөмкинлек бирә, мәгълүмати яктан баета һәм актив тормыш позициясен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International