Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә икенче ел рәттән «Театр сандыгы» проекты тормышка ашырыла. Чараларда шулай ук комплекслы үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе дә катнаша.
Әни булу – авыр хезмәт, ә үзенчәлекле бала тәрбияләү икеләтә авыр. Мондый әниләргә үзләрен матур һәм хатын-кыз итеп тою мөмкинлеге бирү өчен, Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең волонтерлар командасы ай саен «Әни көне» проектын тормышка ашыра.
Россиядә игълан ителгән Балачак унъеллыгы кысаларында 3 мартта Лениногорск шәһәрендә менталь тайпылышлары булган 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар өчен кыска вакыт тору төркеменең тантаналы ачылышы була.
«Мода из комода» клубы кысаларында Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хезмәт алучылар белән «Тегү эше» юнәлеше буенча дәрес үткәрделәр. Ул хезмәт тернәкләндерү кабинетында узды.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкән яшьтәге кешеләрнең үз-үзләрен тотуының психологик үзенчәлекләре, үзара аралашуны төзү принциплары, стресс хәлләрен кисәтү ысуллары» дигән дәрес узды. Аны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре өчен учреждение психологы үткәрде.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр сәнгать мәктәбендә булдылар. Алар өчен «Татар читекләре» дигән мастер-класс оештырылды.
26 нчы февраль көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа гаилә туды – 2 нче төркем инвалид Сергей Чурин һәм 1 нче төркем инвалид Гөлназ Турусова никахларын теркәделәр.
Үзгәрешләр авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга кагылачак.
«Агропродукт» ҖЧҖ 50 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 212,0 мең сумлык бурычын каплады.
Иртәгә, 28 февральдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советының утырышы узачак. Анда 2019 елга ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын үтәү нәтиҗәләре каралачак.