Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Айбаш авыл җирлеге Ветераннар советы хәйрия акциясе үткәрде.
Әлеге акциядә эшләрен дәвам итүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм хәйрия эшендә катнашучы өлкән яшьтәге кешеләр катнаша алды. Алар балаларга оекбашлар, җиләк-җимеш, тәм-томнар бүләк иттеләр.
Мондый акцияләр балаларны игелек кылырга өйрәтә.