Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 12 нче март көнне хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узачак.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: кондуктор, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, килешүләр төзү агенты, турыдан-туры сату бүлегенең әйдәп баручы белгече, сиделка (тербия буенча ярдәмче), схемалы жгутлар, кабельләр һәм шнурлар бәйләүче, кабель әйберләре армировщигы, ОТК контролеры.
Мини-ярминкәгә килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультацияләр ала алалар. Шулай ук эш эзләүчеләр мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында да белә алачаклар.
Вакансияләр ярминкәсе Түбән Кама шәһәре, Бызов ур., 20а йорт адресы буенча узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.