Татарстанда социаль тармакның өстенлекле максатларыннан берсе – авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу, гаилә тормышы рәвешендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлардан чыккан балигъ булмаган балаларның өлешен арттыру.
Шушы максатны тормышка ашыру кысаларында Зәй районының «Шатлык» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе Минзәләнең «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белән берлектә балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән уртак эш алып баралар.
Шушы көннәрдә приют базасында «Язгы кәеф бәйрәме» дигән социаль-анимацион чара узды. Чараның төп максаты – балалар һәм ата-аналарны берләштерү.
Балалар һәм ата-аналар барлык уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Моннан тыш, һәр тәрбияләнүче хәйриячеләрдән истәлекле бүләк алды.