2019-2020 елларда Татарстан Республикасында Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планын үтәү кысаларында Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар белән «Мозартика» методикасы буенча дәрес үткәрделәр.
Мозартика уеннарын кулланып дәрес үткәрүнең төп максаты – баланың эчке дөньясы, аның кичерешләре һәм тойгылары белән эшләү. Бу җыелмага керүче уеннар киеренкелекне, тискәре эмоциональ халәтне төшерә, баланың фантазиясе үсә.
Бүлек мөдире Эльвира Сафиуллина сүзләренә караганда, «Мозартика» методикасы когнитив процессларны үстерә.