Лениногорск районында гаилә кыйммәтләрен ныгыту турында фикер алыштылар

2020 елның 6 марты, җомга

Балачак унъеллыгы планын һәм «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге белгечләре хатын-кызлар өчен «ЛОГОС» үзәге психологлары белән очрашу уздырды. Фикер алышуның төп темалары – туучылар санын арттыру, аналыкка ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту.

Әңгәмә форматында катнашучылар ана булу нигезләре турында фикер алыштылар, балалар туу, тәрбияләү, сәламәт һәм гармонияле шәхес формалаштыру, шулай ук Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.

Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм психологик юнәлештәге практик тәкъдимнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International