ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева 16 балигъ булмаган балалар өчен «Минем гаиләмнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 19 нчы социаль участокта узган чараның максаты – шәхескә, гаиләгә, җәмгыятькә һәм республикага карата яхшы мөнәсәбәттә чагылучы әхлакый-гражданлык үзаңны формалаштыру.
Төркемле дәрес «гаилә», «гореф-гадәтләр» төшенчәләрен билгеләү һәм фикер алышудан башланды. Аннары нәсел шәҗәрәсе, хезмәт династияләре турында сөйләштеләр. Шулай ук балаларга төрле уеннар һәм биремнәр тәкъдим ителде.
Дәрестә катнашучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, булган белемнәрен ныгыттылар һәм вакытны файдалы итеп үткәрделәр.