«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр милли костюм тарихы турында белделәр

2020 елның 6 марты, җомга

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бөгелмәнең балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты педагоглары кызлар өчен «Яңа сулыш» дигән конкурс программасы оештырдылар.

Чарада катнашучылар кайчандыр милли кием төре буенча кешенең яшен һәм социаль хәлен билгеләргә мөмкин булуын белделәр.

Бәйгедә 10-16 яшьлек 5 бала катнашты. Кызлар остазлар җитәкчелегендә образлар сайладылар, костюм тарихын өйрәнделәр.

Иҗади биремдә катнашучылар татар халык җырлары башкардылар, биеделәр һәм халык уеннары уйнадылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International