Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иртә ярдәм буенча чираттагы укыту семинары узды. Аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Әни мәктәбе» проекты кысаларында уздырдылар.
Семинарда иртә ярдәм программасын төзегәндә Тормыш эшчәнлеген һәм сәламәтлекне функцияләштерү, чикләүнең халыкара классификациясен куллану мәсьәләләре каралды.
Семинар «Звезда» хәйрия фондының әйдәп баручы белгече Анастасия Генералова катнашында үткәрелде.