Тукай районында «Аек ата-ана – бәхетле гаилә» программасы тормышка ашырыла

2020 елның 6 марты, җомга

«Аек ата-ана – бәхетле гаилә» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Альбина Сәйфуллина коррекция дәресе үткәрде.

Кечкенә кешеләр тормышында кайвакыт зур бәлаләр була: өлкәннәрнең кансызлыгы, гаиләдә проблемалар, ата-аналар эчкечелеге һәм наркоманиясе. Мондый хәлләрдә, һичшиксез, балаларга ярдәм кулы сузарга, авырлыкларны кичерергә ярдәм итәргә әзер булган кешеләр булырга тиеш. Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә әлеге принципка таяна, шуңа күрә төп эш гаиләдәге иминсезлекне кисәтүгә һәм аны иртәрәк ачыклауга юнәлдерелгән.

Еш кына гаиләләр кризис шартларында үз көчләре белән проблемаларны хәл итәргә тырышалар, өйдән тавыш чыгармаска тырышалар. Әмма һәркем дә шулай эшләми, гаиләләр еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Бу юнәлештә үзәк балалар бакчалары һәм мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, социаль приютлар һ.б. белән уртак эш алып бара.

Моннан тыш, үзәк базасында балаларга һәм ата-аналарга ярдәм итәргә әзер клублар эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International