Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Яңа тормыш – киләчәк өметләр» программасын тормышка ашыру кысаларында «Гаилә кодексы» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа аналарның яңа туган сабыйларыннан иртә баш тартуларын профилактикалауга һәм туучылар санын арттыруга, гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән.
Чарада Минзәләнең М. Җәлил исемендәге педагогика көллиятенең 20 студенты катнашты. Аларга РФ Гаилә кодексының үзенчәлекләре турында сөйләделәр, «Гаиләдә рухи якынлык» дигән анкета үткәрделәр. Студентлар фикер алышуда актив катнашты, бер-берсе белән хезмәттәшлек итте.