«Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Волонтер» үзәге яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Григорьевич Гуськов янына бардылар.
Волонтерлар Александр Григорьевичка чәчәк бәйләме, торт бүләк иттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Ветеран исә фронттагы хатирәләре белән уртаклашты.