Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә.
Шушы көннәрдә социаль педагог интерактив такта кулланып, «Һөнәрне тап» дигән уен рәвешендә дәрес үткәрде. Интерактив такта куллану материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, шулай ук балаларның мотивациясен арттыра, укытуның нәтиҗәлелеген яхшырта.
Уен методларын куллану иҗади потенциалны ачу, командада эшли белү, профессиональ өстенлекләрне билгеләү кебек төрле мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.