Республикада милли проектларны гамәлгә ашыру турында матбугат конференциясендә сөйләячәкләр

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында матбугат конференциясе узачак.

Матбугат конференциясенең темасы – «Татарстан Республикасында "Демография" һәм " Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм" милли проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында».

Чараның онлайн-трансляциясе «Татар-информ» МА сайтында оештырылачак.

Башлана 13.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International