Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Ветеран янәшәдә яши» дигән акция уздырдылар.
Әлеге чараның максаты – балаларның, яшүсмерләрнең игътибарын Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм батырлары турында хәтерне саклау проблемасына җәлеп итү, ветераннарга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү, илнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү, гражданлык хисе тәрбияләү.
Балалар чираттагы тапкыр сугыш ветераны Рәисә Сергеевна Горшенина янына бардылар. Аңа чәчәкләргә су сибәргә, тузан сөртергә булыштылар. Шулай ук балалар ветеранга чәчәкләр һәм конфетлар бүләк иттеләр, тыныч күк йөзе хакына батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.