ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр төсле кәгазьдән түбәтәй ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Эш башланыр алдыннан хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗановна һәм тәрбияче Алия Сабирова балаларга презентация күрсәттеләр, милли баш киемнәре тарихы һәм татар орнаменты үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Шулай ук практик эш башланганчы белгечләр очлы предметлар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр. Һәр бала түбәтәйнең нигезен татар орнаментлары белән бик теләп бизәде.
Мастер-классны оештыручылар сүзләренә караганда, һәр түбәтәйнең кыйммәте үз кулың белән эшләнгән булуда. Мондый дәресләр вак моториканы, балаларның фантазиясен үстерә, халкыбызның гореф-гадәтләре турында белемнәрен киңәйтә.